Абҗәлил районында "Хюндай Акцент" юл һәлакәтенә очраган: ике пассажир һәм шофер урында ук һәлак булган.
Авария бүген 18:30 сәгать тирәсендә Кызыл Башкортстан - Покровка юлында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Хюндай Акцент» руле артында утыручы идарә итүен югалткан һәм машина юл читенә төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәтендә шофер һәм аның ике пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган.
Барлык шартларны ачыклау өчен фаҗига урынына БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ начальнигы вазифасын башкаручы полиция подполковнигы Олег Дмитриев һәм БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистик үзәге хезмәткәрләре килә.
Юлларда ашыгып йөрмәгез, дуслар, сак булыгыз!
Чыганак: "БашДТП" Телеграм-каналы.