Республиканың Мәчетле районында Олыкүл елгасында акрынлап су дәрәҗәсе кимүе күзәтелә. Бу хакта БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итәләр.
7 апрель көнне Сөләйман авылында Олыкүл елгасы дәрәҗәсе кинәт күтәрелү сәбәпле су күпер аша агып чыккан. Бу күпер – авылның бер ягыннан икенче ягына чыга торган бердәнбер юл. Нәтиҗәдә 32 кеше, шул исәптә 12 бала, авылның төп өлешенә чыгып йөри алмас булган.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары авыл халкы “зур җир”гә чыгып йөри алсын өчен елга аша көймә кичүе оештыра. 4 көнлек дежур итү вакытында 60 кеше әлеге паром хезмәтләреннән файдаланган.
Бүген иртәнгә су киткән. Хәзер инде авыл халкы иркенләп күпердән икенче ярга чыгып йөри ала.
Шулай, табигать алдында кеше еш кына көчсез...
Чыганак: bashinform.ru