“Мародёрлар оятсыз рәвештә әйберләрне алып чыга, көймәләрдә йөзеп килеп кибетләрне һәм йортларны талый”.
Орскиның 6нчы микрорайонында яшәүчеләр Телеграм-каналлар корреспондентларына сөйләвенчә, алар мародёрлар аркасында йортларын калдырып китәргә курка. Шундый авыр минутларда ярдәм итәр урынга күршеләре йортлары һәм кибетләргә төшүчеләр бар, ди каза күрүчеләр.
Хәвеф янаса да, милекләрен саклар өчен кешеләр ахырга кадәр үз йортларында калырга риза.
Соңрак мародёрлар белән көрәш өчен су баскан районнарда полицейскийлар патрульләрен көчәйтәчәкләр, дигән хәбәр чыкты.
Шулай ук мэр су басудан зыян күрүчеләр тәүге ярдәм чарасы буларак 100 мең сум акча алачаклар, дип хәбәр итте. Зыян өчен тулы компенсацияне кешеләр соңрак алачак, белгечләр санап чыгаргач, диләр власть вәкилләре.
Авыр хәлләр...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.