Бер атна эчендә 10 кеше гомере өзелгән, 23 кешене коткарып кала алганнар, 12 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итте Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә БР Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Кирилл Первов.
Кызганычка каршы, Авыргазы, Белорет, Краснокама, Мәчетле һәм Туймазы районнарында, шулай ук Салават һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә кеше үлеменә китергән янгыннар булган.
Докладчы сүзләренә караганда, янгыннарны булдырмауны кисәтү максатында ведомство хезмәткәрләре 18 меңнән артык кешене колачлаган ике меңнән артык профилактик рейд үткәргән. Һәм 1,3 меңнән артык янгынны хәбәр итүче җайланма (извещатель) урнаштырылган.
“Ел башыннан янгыннар саны 14 процентка, янгыннарда һәлак булучылар саны 9 процентка кимеде", – дип билгеләп үтте Кирилл Первов.