Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 апрель , 10:28

Рафис Кәлимуллин: "Бертуган апамның күршеләрендә газ баллоны шартлады" (ВИДЕО)

Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр. 

Телеграм-каналлардан.
Фото:Телеграм-каналлардан.

Күршебез Татарстанның  Нурлат шәһәрендә Завод урамындагы 2 катлы йортта, тарттырылган түшәм ясаганда, газ баллоны шартлап, 4 фатир янган. 4 кеше зыян күргән. Фаҗига урынында олы яшьтәге хатын-кызның мәете табылган.

Җырчы Рафис Кәлимуллин шушы йортта яшәгән һәм фатирсыз калган гаиләгә ярдәм җыюын хәбәр итте.

«Кичә бертуган апамның күршеләрендә газ баллоны шартлады. Гаилә йортсыз калды. Киемнәр һәм акча җыябыз, дусларым. Аллам сакласын.

Фатирда мәче калган булган, ул да янып беткән. Алар документларсыз, бернәрсәсез урамда калды», – дип, Әлфиягә ярдәм кулы сузарга чакыра Рафис Кәлимуллин.

Аның сүзләренчә, әлегә акчалата ярдәм җыялар. «Аларга киемнәр дә, яңа әйберләр дә кирәк булыр. Гаиләдә 3 бала бар», – дип төгәллек кертә җырчы. Бер кызга 6 яшь икәнен, малайга 6 ай гына булуын искәртә.

Инде 101 000 акча күчерелгән, ярдәм килеп тора икән.

Бу хакта тулырак монда белә аласыз. 

Читайте нас: