Хәвеф-хәтәр
8 апрель 2024, 06:43

Эх, шушы самокатларны!..

Алар җәяүлеләр өчен дә, рульдәгеләр өчен дә зур хәвеф тудыра. 

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Кичә кич Уфада Әй урамында урнашкан 67 санлы йорт тирәсендә “Хендай Крета” руле артындагы 20 яшьлек водитель  Достоевский урамына борылганда 14 яшьлек үсмер өстенә барып менә. Ул   электр самокатында светофорның рөхсәт ителгән сигналына юл аша чыгып барган. Укучы малайның умрау сөяге сынган. Аны дәваханәгә салганнар.

“Әлегә билгеле булуынча, ул юл аша чыкканда самокаттан төшеп тормаган. Авария очрагы буенча административ эш ачылды”, – диләр башкаланың дәүләт автоинспекциясендә.

Ведомствода искә төшерәләр:  индивидуаль мобильлек чараларында  (СИМ) юл аша чыкканда транспорт чарасыннан төшергә һәм аны я кулга алырга, я рулен тотып янәшә атларга кирәк. Җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләрендә шулай язылган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас