Хәвеф-хәтәр
7 апрель 2024, 17:55

Ике балалы гаилә янып үлә язган

Аларны извещатель сигналы гына коткарып калган.

Ике балалы гаилә янып үлә язганИке балалы гаилә янып үлә язган
Ике балалы гаилә янып үлә язган

Бүген төнлә Бәләбәй районының Знаменка авылында торак йорт янган.

Янгын сүндерүчеләр килеп, 40 кв. м мәйдандагы бүрәнә йортта чыккан янгынны сүндергәннәр. Тикшерү барышында ачыклавынча, төнге сәгать 2дә дүрт кешедән торган гаиләне (ире, хатыны һәм 2020 һәм 2010 елгы балалары) извещатель сигналы коткарган. Көчле тавыштан ир белән хатын уянганнар, өйдә төтен барлыгын сизеп, әти кеше балаларын уятырга йөгергән. Әнисе аш-су бүлмәсендә түшәмгә ут капканын күргәч,өйдәгеләргә урамга чыгып йөгерегез дип кычкырган.

Дөнья малы табыла ул, иң мөһиме - барысы да исән-сау һәм беркем дә зыян күрмәгән.

Чыганак: "Башинформ"

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас