Уфа елгаларында боз китү сәбәпле, гадәттән тыш хезмәтләр югалган малайларны судан эзләүне туктатты, дип хәбәр итәләр башкаланың гражданнары яклау идарәсендә. Бүген, 5 апрель, эзләү операциясенең җиденче көне иде. Бер атна эчендә өч отряд коткаручылары аэрокөймәдә һәм һава мендәрле судноларда Агыйдел елгасының 77,5 км яр буйларын тикшереп чыкты. Үсмерләр 30 мартта югалды. Елга янындагы урманда аларның портфельләрен таптылар, соңрак суда берсенең итеге табылды. Эзләүләр әлегә башка нәтиҗәләр бирмәде.
Чыганак: bashinform.ru