Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе Уфаның Орджоникидзе районындагы икмәк пешерү оешмасында санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очракларын ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча продуктлар җитештерүне 14 тәүлеккә туктатырга кушылган.
Әмма пекарня хуҗасы шелтәләрне дә, кисәтүләрне дә колагына да элмәгән, күрәсең, эш барышын туктатмаган.
Ә бит БР буенча Федераль суд приставлары хезмәте хәбәр итүенчә, суд пекарня эшен туктату турында карар чыгарганнан соң, приставлар аны мөһерләгәннәр. Предприятие директорын җинаять җаваплылыгы турында кисәткәннәр.
Берничә көннән соң, ни сәбәпледер, объектка яңадан тикшерү белән киләләр. Бак дисәләр, предприятие элекке режимда эшләп, икмәк-күмәч җитештерә икән.
Хәзер директорга карата административ йогынты чаралары кулланылган.