Хәвеф-хәтәр
5 апрель 2024, 05:35

Нефтекама-Дүртөйле юлындагы күперне су алып киткән

Хәзер юл ябык.

https://ufa.aif.ruhttps://ufa.aif.ru
https://ufa.aif.ru

Быелгы ташуга кайсыбер күперләр каршы тора алмый.

Башкортстанда Нефтекама-Дүртөйле юлы ябылган. Сәбәбе – Купербаш авылы янындагы күпер ташкынга каршы тора алмаган.

Купербаш авылы янында Кәлтәй (Кельтей) елгасы аша салынган бу күперне халык Нефтекама-Дүртөйле трассасы ябылганнан соң урау юл буларак кулланган.

Хәзер бар төр техника өчен хәрәкәт тыелган, чөнки автомобильләрне су агымы белән юарга мөмкин.

Нефтекама хакимиятеннән әйтүләренчә, юл ябык, шуңа вакытлыча Калтасы яки Яңавыл районнары аша урап йөререгә туры киләчәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас