Хәвеф-хәтәр
4 апрель 2024, 06:43

Быел бу - беренче юл һәлакәте

Кызганыч...

Уфада ЮХХДИ хезмәткәрләре быелгы сезонда мотоциклда беренче юл авариясен теркәгән. Уфаның дәүләт автоинспекциясе мәгълүмат буенча, 3 апрель кичендә Калинин районының Верная урамының 70нче санлы йорт тирәсендә  “Лифан” машинасы белн “Омакс” мотоциклы бәрелешкән. Авариядә төрле җәрәхәтләр алган 17 яшьлек мотоцикл водителен дәваханәгә алып киткәннәр.

Үсмернең мотоцикл йөртергә хокукы булмавы билгеле. Моннан тыш,  мотоцикл ЮХХДИ подразделениесендә тиешле тәртиптә теркәлмәгән. Аны махсус стоянкага урнаштырганнар. Авария очрагы буенча тикшерү башланган.

“Исегезгә төшерәбез, административ җаваплылык 16 яшьтән гамәлдә. Бу очракта үсмер юл йөрү кагыйдәләрен бозганы (транспорт чарасы белән хокукы булмыйча идарә итү) өчен җавап бирәчәк. Моннан тыш, аның ата-анасына мотоцикл транспортын үсмергә биргән өчен җаваплылык яный. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә юнәлтеләчәк”, – диелә ведомство хәбәрендә.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас