Хәвеф-хәтәр
3 апрель 2024, 14:48

Ике кеше үлгән авария турында өстәмә хәбәр чыкты

Юл һәлакәте бүген иртән Уфа үзәгендә теркәлгән.

БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Бүген иртән Октябрьнең 50 еллыгы урамында теркәлгән авария нечкәлекләре билгеле булды. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының үз чыганагы хәбәр итүенчә, дистәләрчә тапкыр җинаять җаваплылыгына тарттырылган 37 яшьлек ир 18 яшьлек танышы белән чит кеше машинасын урларга уйлаганнар. Р.Зорге урамында парковкада торган "ВАЗ-2114" машинасын урлап качкач, алар Октябрьнең 50 еллыгы урамына барып чыккан. 

"Зур тизлектә очкан "ВАЗ" светофорның кызыл сигналына үтмәкче булган, әмма юлында "Фольксваген Поло" очраган, һәм автомобильләр бәрелешкән. Каты бәрелүдән "ВАЗ" тимер коймага чыгып очкан, соңыннан агачка бәрелгән", - ди агентлык чыганагы. 

"ВАЗ"дагы 37 яшьлек ир гәүдәсен изелеп беткән машина салоныннан коткаручылар чак-чак алган. Ә 18 яшьлек егет медиклар кулында җан биргән. Әле полиция ир-атларның кайсысы руль артында утырганлыгын ачыклый. "Фольксваген Поло" водителе исән. 

Чыганак:   bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас