Хәвеф-хәтәр
3 апрель 2024, 11:03

Өч уфалы диверсия кылганда кулга алынган

Балаларыгыз ни белән мәшгуль, әти-әниләр?

Өч уфалы диверсия кылганда кулга алынганӨч уфалы диверсия кылганда кулга алынган
Өч уфалы диверсия кылганда кулга алынган

Балаларыгыз ни белән мәшгуль, әти-әниләр?

 

Башкортстан буенча иминлек бүлеге хезмәткәрләре элемтә объектында диверсия кылуга юл куймаганнар. Алар өч 18яшьлек уфалыны кулга алганнар.

Ведомстовның матбугат хезмәте белдерүенчә, егетләр телеграмм-канал аша акча эшләү мөмкинлеге тапканнар.  Аларны дистанцион юл белән барына да өйрәткәннәр, егетләр объектны көлгә очыргач, акча алырга тиеш булганнар.

 «Янгын чыгарырга торганда өчесе дә  УФСБ хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынды. Урынны тикшергәндә шунда ук әзерләнгән кораллар һәм матдәләр кулга төшерелде.  Җинаять кылучыларга карата  РФ ҖК 281нче маддәнең  2 өлеше – 30нчы маддәнең 3 өлеше буенча «диверсия», җинаять эше ачылды, дип хәбәр иттеләр УФСБның  Башкортстан буенча идарәсендә.

 Киров район суды тарафыннан алар сак астына алынган.

Өч уфалы диверсия кылганда кулга алынган
Өч уфалы диверсия кылганда кулга алынган
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас