Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 апрель , 14:47

Югалган үсмернең итеген тапканнар?

Агыйдел елгасы үзәнендә коткаручылар бер итек табып алган.

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр  комитеты мәгълүматы буенча, Агыйдел елгасы үзәнен кабартмалы мендәрдәге судно тикшергән вакытта коткаручылар резин итек тапкан. Ул югалган үсмерләрнең берсенеке булырга мөмкин.

“Аяк киеме табылган урында водолазлар  су астын тикшерәчәк”, – диләр дәүләт комитетында.

Исегезгә төшерәбез. 30 мартта Уфаның 6нчы пристане тирәсендәге урман массивында Павел Паличев һәм Әдһәмов Дамир юагалды.  Малайларны полиция, гражданнарны яклау идарәсе, БР буенча Гадәттән  тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе, БР буенча Гадәттән тыш хәлләр  комитеты  хезмәткәрләре, волонтерлар, водолазлар һәм кинологлар эзли. 

Чыганак: bashinform.ru

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: