Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 апрель , 15:09

Уяу булыгыз!

Пилотсыз очкычлардан ничек сакланырга?

Уяу булыгыз!
Уяу булыгыз!

Пилотсыз очкычлардан ничек сакланырга?

 

Вакыйгалар куера. Хәвефсезлек мәсьәләсе көннән-көн үткенләнә. Бүген инде гафил булу яхшы түгел. Ваемсызлык та бәла туганда киңәшче түгел.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан бүлекчәсе пилотсыз очкычлардан ничек сакланырга кирәклеге турында инфографика булдырды.

!!! Әгәр куркыныч янаган вакытта бина эчендә булсгыз, аскы катка, подвалга яки паркингка төшәргә кирәк. Лифтка утырмагыз, аның туктап калуы ихтимал.

!!! Фатирда булганда куркыныч туса, тәрәзәсез урында, “несущий”– калын, ягьни төп диварлар янында урын табыгыз. Гадәттә ул ванна бүлмәсе.

!!! Идәнгә утырырга кирәк.

!!! Тәрәзәләр янына килмәскә!!!

 !!! Урамда булсагыз, тиз генә якындагы бинага, җир асты күчеш юлына, паркингларга кереп яшеренегез.

!!! Транспортта булсагыз, аннан тиз генә чыгып, яшеренер урын карагыз.

!!! «Пилотсыз очкыч һөҗүм иткәч калган детальләргә тимәскә! Корылма булган җирдән ашыгыч рәвештә китәргә!

112 номерына шалтыратып хәбәр итәргә. Операторга үзеңнең исем-фамилияңне һәм пилотсыз очкычны тапкан  урынны әйтергә», — дип киңәш итә МЧС хезмәте белгечләре.

 «Башинформ» белдерүенчә, пилотсыз очкычлар бүген Татарстанда Алабуга шәһәре янындагы «Алабуга»  аерым икътисад зонасына һөҗүм итте. Зыян күрүчеләр бар.

Уяу булыгыз, дуслар.

Уяу булыгыз!
Уяу булыгыз!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: