Хәвеф-хәтәр
2 апрель 2024, 06:26

Татарстанда дроннар һөҗүме

Татарстан республикасында беспилотниклар “Алабуга” аерым икътисади зона территориясенә һөҗүм иттеләр.

Татарстанда дроннар һөҗүмеТатарстанда дроннар һөҗүме
Татарстанда дроннар һөҗүме

Татарстан республикасында беспилотниклар “Алабуга” аерым икътисади зона территориясенә һөҗүм иттеләр. Предприятие Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан. Бу хакта Татарстан рәисе матбугат-хезмәте хәбәр итә.

-Җитди җимерелүләр юк. Предприятиенең технологик процессы бозылмады. Алабугада, кызганычка каршы, бина җимерелү аркасында зыян күрүчеләр бар. Аларга тиешле ярдәм күрсәтелә”,- диелгән хәбәрдә.

-Әлеге вакытта иң мөһиме тынычлыкны сакларга һәм паникага бирелмәскә кирәк. Бу җинаятьне кылучыларның нияте нәкъ паника тудыру, - ди Төбәк Рәисе Рөстәм Миңнеханов.  

«База» Алабуга ирекле икътисади зонасында 3 дрон төшкән, 2 тулай торакта тәрәзәләр, ишекләр ватылган, 5 кеше каза күргән.

«Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев дроннар һөҗүменә кагылышлы рәсми хәбәр чыгарды.

«Бүген 5.45 сәгатьтә «Алабуга» тулай торагына ике пилотсыз очкыч һөҗүм итте.

Дөрестән дә, алар Мәскәүдәге сәүдә йортларына һөҗүм итә, алар Белгородтагы кеше яши торган кварталларга һөҗүм итә, алар иртәнге 5.45тә «Алабуга» тулай торагына һөҗүм итә. Нәкъ менә шундый кешеләргә каршы без махсус хәрби операция уздырабыз.

Кемне алар куркытырга тели? 1815 елда Парижны, 1945 елда Берлинны алган кешеләрнең оныкларынмы?» – ди Шаһивәлиев.

Татарстанда дроннар һөҗүме
Татарстанда дроннар һөҗүме
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас