“ЛизаАлерт. Башкортстан” волонтёрлары мәгълүматы буенча, кичә кичен ике югалган үсмерне эзләү буенча штаб эшен туктатып торганнар, караңгыда табигать мохитендә кешеләр көчен кулланмаска карар кабул иткәннәр. Әмма үсмерләрне эзләү дәвам итә: белгечләр төркемнәре үз эшен эшли.
Эзләүләрдә катнашкан һәр ирекмәннән суга якын бармаска үтенәләр, чөнки кайда ышанычсыз боз ә кайда каты җир икәнлеген көндез дә ачыклау кыенлаша. Моннан тыш, бу өлкәдәге теләсә нинди өстәмә көчләр эзләр белән эш итүне катлаулаштыра.
Исегезгә төшерәбез, Уфада 13 яшьлек Павел Паличевны һәм 14 яшьлек Дамир Әдһәмовны эзлиләр. Үсмерләр 30 март көнне югалган. Алар әти-әниләренә башкаланың Шәфиев урамындагы “Чайка” балалар сәламәтләндерү лагеры янында йөрибез дип әйткәннәр. Әмма өйләренә кайтмаганнар, элемтәгә дә чыкмаганнар.
Павел белән Дамирны эзләүдә катнашырга теләгәннәргә мәгълүматны сылтама аша кереп укырга киңәш итәбез.
Чыганак: bashinform.ru