Кызганыч, терроризм хәзерге дөньяның гадәти бер өлеше булып китте. Берничә көн элек кенә бөтен илне Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да булган теракт тетрәндерде. Террорчылык булганда, үзеңне саклап калу һәм башкаларга ярдәм итү өчен ничек эш итәргә? Экспертлар мондый ситуациядә билгеле бер тәртип кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.
Теләсә кайсы шикле әйбер шартлаткыч булырга мөмкин.Террорчылар, еш кына, һөҗүмнәр өчен күпләп җыела торган урыннарны сайлый, мәсәлән, халыкара аэропортлар, сәүдә үзәкләре, метро һ.б. мондый урыннарда бик игътибарлы булырга, шулай ук шикле кешеләргә һәм әйберләргә игътибар итәргә кирәк.
Җинаятьчеләр кинәт һәм, гадәттә, кисәтүсез эш итә. Әгәр дә сез җәмәгать транспортында онытылган яки хуҗасыз әйбер тапсагыз, аның кемнеке икәнен якындагы кешеләрдән сорагыз. Югалган әйберне кем калдыра алганын ачыкларга тырышыгыз. Әгәр хуҗа билгеләнмәгән булса, табыш турында шоферга хәбәр итәргә кирәк.
Әгәр дә сез үз өегезнең подъездында билгесез әйбер тапсагыз, аның кемнеке икәнен күршеләрдән сорагыз – бәлки, ул аларныкыдыр. Әгәр хуҗасы билгеләнмәгән булса, табыш турында полициягә хәбәр итегез.
Шикле пакет, тартма, башка әйбернең эчен ачмагыз. Хуҗасыз әйберләрне, нинди генә матур булса да, алмагыз. Барлык санап үтелгән очракларда: табылган әйбергә кагылмагыз, урыныннан күчермәгез, ачмагыз; предметны тапкан вакытны истә калдырыгыз; кешеләр бу табылган әйбердән ераграк китсен өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышыгыз; оператив тикшерү төркеме килүен көтегез, үзегезнең шаһит булуыгызны онытмагыз.
Һәрвакыт запас чыгу юлларының кайда икәнен белеп торыгыз. Эвакуация турында хәбәр шартлаткыч җайланма һәм теракт булганда гына түгел, ә шулай ук янгын, табигать афәте вакытында да килә ала. Мондый очракларда беренчел кирәк-яраклар җыелмасын һәм документларны үзең белән алырга кирәк.
Әгәр сез фатирда булсагыз, түбәндәгеләрне үтәгез:
-электр, су һәм газны сүндерегез;
-олы яшьтәге һәм авырган кешеләрне эвакуацияләүдә ярдәм итегез;
-фатирны йозакка бикләгез – бу фатирны талаучыларның үтеп керүеннән саклаячак;
-җаваплы затлар рөхсәтеннән соң гына кире кайтыгыз.
Гадәттән тыш хәлләр очрагында иң мөһиме – паникага бирелмәү. Сезнең һәм тирә-юньдәге кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге сезнең эшләрегезнең эзлеклелегенә һәм төгәллегенә бәйле булачагын онытмагыз.
Этеш-төртеш вакытында үзеңне ничек тотарга һәм ничек исән калырга? Кешеләр күпләп җыелган урыннан сакланыгыз. Анда булган вакыйгаларны ничек кенә карарга теләсәгез дә, халыкка кушылмагыз.
Әгәр дә сез халык арасында калсагыз, аңа сезне алып барырга рөхсәт итегез, ләкин аннан чыгарга тырышыгыз. Тирән сулыш алыгыз һәм кулларыгызны терсәкләрегездән, күкрәк читлеге кысылмасын өчен, бөкләгез.
Озын һәм зур кешеләрдән, зур әйберләр һәм зур сумкалар тоткан кешеләрдән ераграк булырга тырышыгыз. Егылмаска тырышыгыз. Кулларыгызны кесәләрегездә тотмагыз. Хәрәкәт иткәндә, аякларыгызны мөмкин кадәр югарырак күтәрегез һәм тулысынча табан астына басыгыз, аяк очына күтәрелмәгез.
Әгәр дә бәрелеш куркыныч характер алган икән, шунда ук, уйланмыйча, теләсә нинди йөктән, бигрәк тә озын каешлы сумканы һәм шарфны ташлагыз. Әгәр дә берәр нәрсә төшсә, аны алырга иелмәгез. Әгәр дә сез егылсагыз, мөмкин кадәр тизрәк аякка басарга тырышыгыз. Кулларыгызга таянмагыз – аларның өстенә басарлар яки сындырырлар. Бер мизгелгә булса да аякка басарга тырышыгыз. Таяныч табып, аякларыгыз белән җирдән кискен этелеп торырга тырышыгыз. Әгәр дә сез торып баса алмыйсыз икән, бөгәрләнеп ятыгыз, кулларыгыз белән башыгызны каплагыз.
Әгәр дә сез кеше күп булган урынга эләксәгез, кайсы урыннарның иң куркыныч булуын алдан билгеләгез – стадиондагы секторлар арасындагы юллар, пыяла ишекләр һәм концерт залларындагы бүленешләр. Запас һәм авария чыгу юлларына игътибар итегез. Халык арасыннан зал почмакларында яки стеналар янында яшеренү җиңелрәк, әмма аннан чыгуга барып җитү авыррак.
Паника булганда, тынычлыкны һәм хәлне аек акыл белән бәяләү сәләтен сакларга тырышыгыз.
Митингта катнашучыларга «кызыксыну өчен» генә кушылмагыз. Башта митингның санкцияләнгәнме-юкмы икәнен белегез. Теркәлмәгән оешмаларга кермәгез. Мондый оешмаларның чараларда катнашуы җинаять җәзасына китерергә мөмкин.
Массакүләм чуалышлар вакытында катнашучылар һәм тамашачылар төркеменә кермәскә тырышыгыз. Сез махсус подразделение сугышчыларының гамәлләренә эләгә аласыз.
Чыганак: intertat.tatar