Русия Эчке эшләр министрлыгының һәм Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча бүлекчәләре хезмәткәрләре Росгвардия белән берлектә Уфада чит ил гражданнары күп булган урыннарны тикшерделәр.
Рейдлар барышында Русия территориясенә миграция законнарын бозып килгән мигрантлар эшләргә мөмкин булган базарлар һәм сәүдә комплекслары тикшерелде.
“Тикшерү нәтиҗәсендә 4 чит ил гражданинының миграция законнары таләпләрен бозганлыгы ачыкланды. Бу факт буенча аларга карата административ материаллар төзелде. Алар судка җибәрелде. Судта хокук бозучыларны илебездән чыгарып җибәрү турында карар кабул ителәчәк”, – диләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, 30дан артык мигрант Русия Федерациясе гражданлыгын алган, әмма хәрби исәпкә басмаган. Аларны Уфаның хәрби комиссариатларына алып киткәннәр.