Кичә, 30 мартта, Уфада 13 һәм 14 яшьлек ике яшүсмер югалган.
Алар әти-әниләренә башкаланың Шәфиев урамындагы “Чайка” балалар сәламәтләндерү лагеры янында йөрибез дип әйткәннәр. Әмма өйләренә кайтмаганнар, элемтәгә дә чыкмаганнар.
Үсмерләрне полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ирекмәннәр – барлыгы 170 кеше эзли. Эзләү өчен пилотсыз очу аппаратлары һәм кинологлар җәлеп ителгән.
Бүген Уфаның 6нчы пристане районындагы урман массивында югалган малайларның портфельләре табылган.
Әлеге урында водолазлар эшли башлады, дип хәбәр итәләр Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән.
Эзләү эшләре дәвам итә. Полиция, коткаручылар һәм волонтерлар урманнарны тикшерәләр, аэрокөймәләрдә яр буйларыннан эзлиләр.
Исән-сау табылсын иде малайлар.