«Крокус Сити Холл» концерт залында булган теракт вакытында хәбәрсез югалган Максим Вербенинны рәсми рәвештә һәлак булган дип тапканнар. Бу турыда Максимның әнисе Алена Вербенина социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.
“Крокус Сити – минем улымның кабере булды”, - дип язган ул. “Күмәргә гәүдәсен дә таба алмадылар. таксидан җибәргән соңгы фотосы гына калды”, - ди ана кеше.
Теракт башлангач, инвалид коляскасында утыручы егет сөйгән кызы Наталья белән бинадан чыгарга тырыша, әмма пандус булмау сәбәпле, баскыч янында туктап калалар. Наталья егетенең аякларына сыенып идәнгә утыра, шуңа террорчылар аны күрмиләр, коляскада утыручы Максимга аталар. Максим Натальяның өстенә егылып төшеп, гәүдәсе белән кызын каплаган.
Террорчылар киткәч, янгын башлана. Наталья, Максимның җансыз гәүдәсе астыннан шуышып чыгып китә... Аның тәннәре пешкән, җитди җәрәхәтләр алган.
Кичә Максимның әнисенә улының гәүдәсе дә, коляскасы да табылмавы турында әйткәннәр. “Андагы температурага тимер дә эрегән”, - дигән коткаручылар.
Урыннары җәннәттә булсын!