Балалар бик ышанучан һәм шуңа күрә өлкәннәр йогынтысына тиз бирешүчән. Менә шуннан кайберәүләр бик оста файдаланып, яшь буынны «сындыра» һәм аларның психикасына тәэсир итә. Соңгы арада социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда провокаторларның россиялеләрне террорчылык эшчәнлегенә һәм башка җитди җинаятьләргә этәрү очраклары күзәтелә. Ә алар корбанына үсмерләр һәм яшьләр әйләнә.
Яшьләрне экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен җинаятьчеләр төп аудиториясен яшьләр тәшкил иткән социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга таяна. Шуңа күрә Россия Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарга һәм яшүсмерләргә провокаторлар йогынтысыннан саклану буенча тәкъдимнәр әзерләгән.
Ата-аналарга мөһим:
*социаль челтәрләрдә бала иминлеген саклау өчен балаларның мобиль элемтәсен аерым игътибарда тотарга;
*интернет челтәренең барлык мөмкин булган хәвефләре һәм янаулары турында балаларга һәм яшүсмерләргә аңлатырга;
*баланы социаль челтәрләрдә шикле тәкъдимнәргә һәм хәбәрләргә җавап бирмәскә өйрәтергә;
*баланың кем белән аралашуын тикшерергә;
*баланың үз-үзен тотышына һәм яңа кызыксынуларына игътибар итәргә;
*әгәр бала реаль тормышта интернеттан алган "челлендж" дип аталган биремнәрне үтәсә, аның сәламәтлек өчен куркынычсызлыгына игътибар итәргә;
*бала гаджетларындагы фотоларны һәм видеофайлларны контрольдә тотарга;
*баланың дуслары һәм сыйныфташлары, шулай ук аларның ата-аналары белән элемтәләрне сакларга кирәк.
Яшүсмергә ничек тәэсир итәргә:
*ата-аналарга яисә педагогларга шикле тәкъдимнәр һәм яңа танышлар турында хәбәр итәргә;
*хокук саклау органнарына 102 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.