Вейп тартканнан соң бер ир-ат психиатрия дәваханәсенә эләккән, дип язып чыккан үзенең Телеграм-каналында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
“Республика клиник психиатрия хастаханәсенә кискен психик хәлдәге ир-атны алып килгәннәр. Ул өзек-өзек тузга язмаган идеяләр турында сөйләгән, ә табиблар аңарда галлюцинацияләр булуын теркәгән”, – дип яза А. Рәхмәтуллин.
Медиклар лаборатор тикшеренүләр үткәргән һәм аның нәтиҗәсендә ирнең организмында никотин матдәләрнең күп күләмдә булын ачыклаган. Әңгәмә вакытында табиб-психиатр пациентның тәмәке белән аралаштырып еш кына вейп тартуын да белгән.
“Электрон тәмәке тарткан вакытта организмга күп зыянлы һәм хәвефле матдәләр керә. Шуларның берсе – акролеин, ул аеруча токсик матдәләргә карый. Вейп баш мие үсешен акрынайта, хәтергә, концентрациягә, үз-үзеңне контрольдә тотуга һәм нерв системасына начар тәэсир итә. Вейп тартуның башка зыянлы нәтиҗәләре арасында иммунитетның какшавы, йөрәк һәм үпкә тукымаларының бозылуы, шулай ук когнитив функцияләргә дә зыян килә”, – ди Айрат Рәхмәтуллин.
Чыганак: bashinform.ru