Хәвеф-хәтәр
26 март 2024, 18:03

Кырмыскалы районындагы авариядә хәрби комиссар һәлак булган

Бик кызганыч...

Кырмыскалы  районында кеше үлеменә китергән авария теркәлгән. Ике җиңел машина капма-каршы бәрелешкән. Шаһитлар мәгълүматы буенча, ике кеше авария урынында ук үлгән. Мәрхүмнәрнең берсе Кырмыскалы һәм Архангель районнары хәрби комиссары Ринат Гималов булырга мөмкин, дип яза Ufa1.ru.

Ринат Гималов –  2003 елда Көньяк Осетиядә мөһим дәүләт объектына һөҗүмне булдырмый калган хәрби. Шулай ук ул элемтә узелларын саклаган һәм Цхинвалдагы сәүдә үзәгендә үзаллы шартлаткыч җайланманы зарарсызландырган.

Юл һәлакәте Уфа – Инзәр – Белорет юлының 15нче километрында теркәлгән, дип хәбәр ителә. Әлегә билгеле булынча, Renault Clio автомобиле, каршы юл полосасына чыгып, Toyota Isis белән бәрелешкән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас