Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре Әбҗәлил районындагы Күшәй авылында чыккан янгынны сүндергәннәр. Янгында биш кеше каза күргән, шуларның өчесе – балалар.
Кичке сәгать тугызынчыларда Таһир Кусимов урамында урнашкан йортта газ котелы шартлаган һәм янгын чыккан. Коткаручылар килеп җиткәндә йортны тулысынча ялкын ялмап алган булган.
120 кв метр мәйдандагы ачык янгынны янгын сүндерүчеләр 21.20 тирәсендә сүндергән. МЧС дознавателе мәгълүматы буенча, йортта күп балалы гаилә яшәгән, гаилә башлыгы эштә булган. Биш кеше җәрәхәтләнгән: ике хатын-кыз һәм 2015, 2017, 2019 елгы кыз балалар. Ашыгыч ярдәм бригадасы аларның барысын да район үзәк дәваханәсенә озаткан.
Нигез булган очракта прокуратура үз чараларын күрәчәк, диелгән бу вакыйгага карата “Башинформ” хәбәрендә.