18 мартта Приамурьеда алтын чыгаручы “Пионер” руднигында шахта җимерелеп, 13 шахтер җимерекләр астында калган иде. Алар арасында Башкортстаннан 5 кеше дә бар.
Бер атна инде коткару эшләре бара. Дүрт буровой җиһазы дүрт җирдән җирне казып, шахтада калган эшчеләр янына үтәргә тырыша. Коткаручылар тәүлек әйләнәсенә эшли. Бүген шахтаның су белән тулы булу мөмкин, дип белдергәннәр. Эшчеләр 147 метр җир астында калган.
Чыганак: amur.life