Хәвеф-хәтәр
25 март 2024, 15:09

"Крокус"тагы терактта Уфа кешесе исән калуын могҗизага тиңли

"Паника башланды, халык нишләргә белми, анда бик куркыныч иде".

"Крокус"тагы терактта Уфа кешесе исән калуын могҗизага тиңли"Крокус"тагы терактта Уфа кешесе исән калуын могҗизага тиңли
"Крокус"тагы терактта Уфа кешесе исән калуын могҗизага тиңли

Анна бию төркеме тренеры. Уфага кайткач ул "КП-Уфа" басмасы журналистларына күргәннәрен сөйләгән.

Мәскәүгә бер төркем балалар белән Бөтенрусия биюләр конкурсына килгән. "Крокус" та балалар чемпионаты узган. Конкурс тәмамланга, балаларны яшәгән урыннарына кайтарып, үзе яңадан килгән. 

Анна, залда аткан тавышлар ишетелә башлангач та, бинадан чыгып котылу юлын эзли башлаган. "Мин тизрәк киенеп, ишек яки тәрәзә эзләргә киттем. Шул арада паника башланды, халык нишләргә белми, бу бик куркыныч хәл, мин эвакуация башланганын көтмәскә булдым. Ул вакытта инде, атудан тыш, шартлау һәм янгын да башланган иде", – дип сөйләгән ул.

Ул тиз арада запас чыгу юлын тапкан һәм башкалар белән бергә тизрәк урамга атылган. Ул шул көнне кич биюче төркем балалар белән бергә Уфага очкан.

 Әлеге вакытта бу фаҗигадә 144 кешенең һәлак булуы билгеле, 97 кеше хастаханәләрдә дәвалана, дип хәбәр иткән РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас