“Крокус Сити Холл”дагы “Пикник” төркеме концертына ашыккан Тула өлкәсендә яшәүче ир һәм аның улының гомерен юлда машина тәгәрмәче шартлавы коткарып калган. Гомумән алганда, ирне Мәскәүгә барудан берничә тапкыр әйтерсең лә фәрештәләре туктатып калган. Күптән түгел генә ул, авариягә эләгеп, машинасын җимергән. Яңа сатып алган машинасы концертка берничә көн кала ватылган. Әмма болар гына ирне туктатмаган, ул яраткан төркеменең концертына улы белән бергә арендага алган машинада барырга уйлаган.
Александрның SHOT Telegram-каналына сөйләвенчә, ул 22 мартта 20 яшьлек улы белән Узловая шәһәреннән Мәскәүгә китеп барган. МКАДка (Мәскәү кулса автомобиль юлы) 60 км чамасы ара калгач, машинаның кинәт тәгәрмәче шартлый. Ир аны үзе алмаштырырга уйлый, әмма биш гайканың берсен сүтә алмый. Нәкъ шушы гайка коткаручы була да инде. Ул автокомиссар чакырта. Автокомиссар тәгәрәчне алмаштырган вакытта “Крокус”та коточкыч теракт булган. Ир ул хакта белмәгән.
Тәгәрмәчне алмаштыргач, Александр Мәскәү ягына ашыккан, ул, концерт ахырына өлгереп, берничә җыр булса да тыңларга өметләнгән. Бәхеткә, аңа танышлары шалтыраткан һәм андагы коточкыч мәхшәр хакында сөйләгән. Ир, борылып, кайтыр юлга чыккан. Тәгәрмәчнең үзе сүтә алмаган бишенче гайкасын ул коткаручы гайка дип атый.
–Улыма да: “Безнең хәзер ике туган көнебез”, дидем, – дип өстәгән Александр.
Чыннан да, кайчагында тормыштагы кайсыбер хәл-вакыйгалар безне ниндидер адымнан туктатып калырга тырыша кебек. Бәлки, шундый билгеләргә ныграк игътибар итәргә кирәктер, кем белә...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.