18 мартта Приамурьеда алтын чыгаручы шахтада җимерелеп, 13 шахтер җимерекләр астында калды. Алар арасында Башкортстаннан 5 кеше дә бар. Сибайдан эшкә барган 31 яшьлек Вадим Николаевның хатыны Оксана ире турында хәбәр көтүе турында сөйләгән.
Өйдә әтиләрен 4 һәм 9 яшлек ике кызы көтә.
Вадим моңа кадәр Сибай карьерында эшләгән булган. 2018 елда карьер яна башлады һәм аны яптылар.
Тәҗрибәле егет башта учалыдагы шахтага эшкә урнашкан. Аннан Амур өлкәсендәге алтын чыгаручы шахтага юлланган: мәктәп эскәмиясеннән таныш дусты эшкә чакырган.
Беренче вахтасыннан ул иртәрәк кайткан: кан басымы күтәрелгән. 15 мартта дусты белән яңадан юлга чыкканнар. “Соңгы тапкыр барам, башка бармыйм”, - дип киткән...
Оксана шул көнне иренең 13 хезмәттәше белән бергә шахта җимерелеп, җимерекләр астында калганын ишетә.
Бүгенге көндә шахтерларны коткару эшләре бара, аларга 220 кеше җәлеп ителгән, дүрт буровой җиһаз максималь тизлектә эшли.
Чыганак: ufa.kp.ru