Хәвеф-хәтәр
24 март 2024, 05:49

"Әгәр китсәм, йөзләгән кеше һәлак булыр иде"

Мәскәү өлкәсендә булган коточкыч вакыйгада 15 яшьлек үсмер егет йөзләгән кешенең гомерен коткарган.

yakutsk.bezformata.com "Әгәр китсәм, йөзләгән кеше һәлак булыр иде"yakutsk.bezformata.com "Әгәр китсәм, йөзләгән кеше һәлак булыр иде"
"Әгәр китсәм, йөзләгән кеше һәлак булыр иде"Фото:yakutsk.bezformata.com

 

“Крокус Сити Холл” концерт залында булган теракт вакытында 15 яшьлек Ислам Х. гардеробта өстәмә акча эшләгән булган.

Канлы вакыйгалардан ул берничә метр гына ераклыкта тора. Теракт башлангач ул ярты сәгать буена кешеләрне ЭКСПО бинасына чыгаруда ярдәм итеп йөгереп йөри.  Бу вакытта аның үзен дә бит атып үтерергә мөмкиннәр иде...

Ислам күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Үзе гаиләдә иң өлкән бала.

Әнисе улының батырлыгыч белгәч күз яшьләрен тыя алмаган.

– Төгәл 20.00 да атыш башланды, - дип искә ала Ислам. – Мин запас чыгу урыннарын беләм. Бер террорчыны күрдем. Ул сакаллы һәм кулында корал иде. Ул көнне котнцертка  6200 кеше килде. Әгәр китсәм, йөзләгән кешенең үләчәген белдем. Шуңа күпме кешене чыгара алдым, шулкадәр чыгардым. Аннан кайтып киттем. Үземне герой дип санамыйм, - дип сөйли 8 сыйныф укучысы.

Әлеге вакытта 133 кешенең һәлак булуы мәгълүм. 11 террорчы кулга алынган. Мәскәү һәм Мәскәү яны хастаханәләрендә 140 кеше ята.

РФ Президенты Владимир Путин русиялеләргә мөрәҗәгать итте һәм бүген, 24 март, Русиядә матәм көне дип игълан ителде.

Чыганак: kp.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас