Киров өлкәсендә яшәүче яшь гаилә “Крокус Сити Холл”тагы терактта һәлак булган.
"Крокус Сити Холл" - Красногорскта урнашкан концерт залы. Ул Мәскәү янында урнашкан, МКАД та шул якта.
Зал 2009 елда Әзербайҗан чыгышлы Русия миллиардеры Арас Агаларов, танылган җырчы Эмин Агаларовның әтисе тарафыннан ачылган. Ул Мөслим Магомаев хөрмәтенә төзелгән булган.
Ир белән хатын "Пикник" төркеменең фанатлары буларак, аларның хыялларын тормышка ашырып, гаилә дуслары "Пикник"ка билетлар бүләк иткән. Ә концерт "Крокус Сити Холл"да узарга тиеш булган.
Ирина фотограф булып эшләгән, ә Павел җиһазлар җыю белән шөгыльләнгән. Шушы көннәрдә иренең туган көне икән - 35 яшьлек юбилеена дуслары "Пикник"ка билетлар бүләк иткән. Хатыны Ирина белән Мәскәүдә юбилеен каршылау мөмкинлеге килеп чыкканга бик шатланганнар. Концерт алдыннан якыннарына шалтыратып, хәзер башлана дип тә әйткәннәр. Ләкин концерт урынына атыш башланган...
Туганнары бина эченнән Павел белән Иринаны табарга тырышканда, аларның гәүдәләрен инде моргка җибәргән булганнар.
Чыгарак: Shot caйты.