Хәвеф-хәтәр
22 март 2024, 07:10

Үсмер кыз бөтен гаиләне янгыннан коткарган

Афәрин! 

Подмосковьеның Дмитров шәһәрендә 15 яшьлек укучы кыз янгыннан гаиләсен коткарган. Бу хакта “Московский комсомолец” яза.

Басма хәбәренчә, үсмер кыз үзенең бүлмәсендә йоклап яткан, кинәт ул  ачы төтен исеп сизеп, уянган. Бүлмә ишеген ачса, коридорны ут ялмап алган, ялкын телләре фатир ишеген ялый башлаган. Үсмер тәрәзәдә башын тыгып, коткару хезмәтенә шалтыраткан һәм әти-әнисен уята башлаган.

Ата-ана фатирдан чыгып өлгергән, кыз бала исә балконга чыккан һәм сеңлесен алып чыгарга теләп, зал  тәрәзәсен ваткан (чөнки балкон ишеге эчке яктан бикле булган).

Янгын сүндерүчеләр килеп, фатирны сүндерә башлаган, бүлмәдән үлем хәлендәге бәләкәй кызны алып чыкканнар. Ә аның апасын балконнан коткарганнар.

Янгын сүндермәгән тәмәке төпчегеннән чыккандыр дип фаразлана.

Үсмер кызга афәрин: югалып калмаган, тиз арада коткару хезмәтенә шалтыраткан. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас