Хәвеф-хәтәр
22 март 2024, 11:07

Мисырда ял иткәндә үлгән хатынны соңгы юлга озаттылар

Җылы якта ял итү фаҗига белән тәмамланган...

Социаль челтәрләр.Социаль челтәрләр.
Фото:Социаль челтәрләр.

Салават шәһәрендә бүген, 22 мартта,  Мисырда отель клиникасында медицина ярдәменнән күрсәткәннән соң үлгән 36 яшьлек Анастасияне соңгы юлга озаталар. Аның җәсәден  туган шәһәренә Мәскәү һәм Уфа аша алып кайтканнар. Җирле җеназалар залында теләгән һәркем мәрхүмә белән хушлаша алды. Туганнары һәм якыннары Анастасиянең гаиләсенә барлык тиешле ярдәмне күрсәтә. Анастасия үлеменең сәбәбен Русия суд-медицина экспертлары ачыклаячак. Анастасия Салаватта маникюр остасы булып эшләгән. Аның 6 яшьлек кызы, өлкән яшьтәге әти-әнисе һәм ире калган.

Без бу хакта язып чыккан идек.

Март башында кыз әнисе һәм алты яшьлек кызы белән бергә тугыз көнгә Шарм-эш-Шейхка ял итәргә барган. Алар биш йолдызлы кунакханәдә тукталганнар. Яллары яхшы үткән, тик бөтен бәла кайтыр көнне килеп чыккан.

Ялларының соңгы көнендә бу гаилә диңгездә су коенган, гадәттәгечә кунакханәдә төшке аш ашаганнар. Шуннан соң Анастасиянең температурасы кинәт 40 градуска  кадәр күтәрелгән. Кызның әнисе шунда ук кунакханә хезмәткәрләренә ашыгыч ярдәм чакырырга кушкан, ләкин, аның сүзләренчә, хезмәткәрләр үтенечен тыңламаган. Авыруны дәүләт хастаханәсенә алып бара торган ашыгыч ярдәм урынына аларга кунакханә территориясендәге медпунктка мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәннәр. Яшь хатын ул вакытта инде хәлсезләнеп йөри дә алмас булган, медицина кабинетына көчкә култыклап керткәннәр.

Мәрхүмәнең әнисе табибның Настяга ниндидер укол ясаганын һәм температура төшерә торган таблетка биргәнен сөйләгән. Кунакханә бүлмәсенә кайткач, кызның температурасы кинәт  33 градуска кадәр төшкән, тәнендә кара таплар барлыкка килгән һәм аяклары йөрмәс булган. Хатынны дәүләт хастаханәсенә төн җиткәч кенә алып барырга ризалашканнар.

Анастасия ул вакытта инде аңсыз хәлдә булган, шунда ук реанимациягә алып киткәннәр. Ә иртән ул үлгән.

Мисыр табиблары моның сәбәбен яшь хатынның йөрәге туктавы белән аңлатканнар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас