Хәвеф-хәтәр
21 март 2024, 07:35

Әнисе белән талашкан малай үз-үзенә кул салган

Яхшы теләктән әйткән сүзләрдән соң улы үз-үзенә кул салгач, ана кеше ничек арытаба яшәргә тиеш?

Учалыда яшәүче гаиләләрнең берсендә  атна башында коточкыч фаҗига теркәлгән. “Башинформ” агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булуынча, 9 сыйныфта укучы үсмер малай, мәктәптән кайткач, әнисе белән укудагы өлгереше өчен тиргәшкән. Һәм өйдән чыгып киткән. Каяндыр ау мылтыгы да алган. Соңрак әтисе улының гәүдәсен йорттан 300 метр ераклыкта табып алган.

“Гаилә турында барысы да уңай фикердә, беркем исәптә тормый. Малайның апасы бар, ул вузда белем ала. Ата-ана балалары өчен барын да эшләп үстергән. Үлгән малай турында игелекле, күңелле һәм аралашучан  дип искә алалар. Мәктәптә ул отличник иде”, – дип сөйләгән агентлыкның чыганагы.

Хокук саклау органнары укучы малайны бу кыркыныч адымга нәрсә этәргәнен ачыкларга тиеш.

Бу хәбәрдә бер момент аптырата. Малай турында “отличник” диләр. Ә әнисе белән мәктәптәге өлгереше аркасында сүзгә килгән... 

Ә, бәлки, вакыйганың сәбәбе башкададыр? Тик менә бары тик яхшы теләктән әйткән сүзләрдән соң улы үз-үзенә кул салгач, ана кеше ничек арытаба яшәргә тиеш?

Нишләп үсмерләр якты дөнья белән шулай  җиңел хушлаша? Алда бит  әллә күпме якты, күңелле, шатлыклы һәм бәхетле вакыйгалар көтә. Бүген дөнья беткән төсле тоелса да,  әллә нинди кайгы-хәсрәт баскан, проблеманы хәл итү юлы юк  кебек күренсә дә, иртәгә яңа көн  туачак һәм кайчан да булса бар да җайланачак. Ашыгырга кирәкми.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас