Мисырга ял итәргә барган хатынның температурасы 33кә кадәр төшкән, тәне күгәрә башлаган һәм аяклары йөрмәс булган.
Кунакханәнең медпунктында хатынга, бу бары тик кояшта кызынганнан калган таплар дип, борчылмаска кушканнар. SHOT сайтында хәбәр итүләренчә, бу фаҗига Салават шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек Анастасия белән булган.
Март башында кыз әнисе һәм алты яшьлек кызы белән бергә тугыз көнгә Шарм-эш-Шейхка ял итәргә барган. Алар биш йолдызлы кунакханәдә тукталганнар. Яллары яхшы үткән, тик бөтен бәла кайтыр көнне килеп чыккан.
Ялларының соңгы көнендә бу гаилә диңгездә су коенган, гадәттәгечә кунакханәдә төшке аш ашагангар. Шуннан соң Анастасиянең температурасы кинәт 40ка күтәрелгән. Кызның әнисе шунда ук кунакханә хезмәткәрләренә ашыгыч ярдәм чакырырга кушкан, ләкин, аның сүзләренчә, хезмәткәрләр тыңламаган.Авыруны дәүләт хастаханәсенә алып бара торган ашыгыч ярдәм урынына аларга кунакханә территориясендәге медпунктка мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәннәр. Кыз ул вакытта инде хәлсезләнеп йөри дә алмас булган, медицина кабинетына көчкә култыклап керткәннәр.
Мәрхүмнең әнисе табибның Настяга ниндидер укол ясаганын һәм температура төшерә торган таблетка биргәнен сөйләгән. Кунакханә бүлмәсенә кайткач, кызның температурасы 33 градуска кадәр төшкән, тәнендә кара таплар барлыкка килгән һәм аяклары да йөрмәс булган. Хатынны дәүләт хастаханәсенә төн җиткәч кенә алып барырга ризалашканнар.
Анастасия ул вакытта инде аңсыз хәлдә булган, шунда ук реанимациягә алып киткәннәр. Ә иртән инде ул үлгән.
Мисыр табиблары моның сәбәбен йөрәге туктаганга дип аңлатканнар. Хәзер Анастасиянең гәүдәсен Мәскәү һәм Уфа аша Салаватка алып кайтырга кирәк. Русия суд-медицина экспертлары кызның үлеменең сәбәбен ачыкларга тиеш.
Настя туган шәһәрендә маникюр буенча мастер булып эшләгән, аның алты яшьлек кызы, өлкән яшьтәге әти-әнисе һәм ире калган.