Туймазыда бүген иртән янгын сүндерүчеләр 28 кешене коткарган, дип хәбәр итәләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә.
Янгын таң белән шәһәрнең Яшьләр микрорайонында теркәлгән. Алтынчы катта электр щитогына ут капкан. Коткаручылар шунда ук йортта яшәүчеләрне эвакуацияли башлаган. Подъездда күз ачкысыз төтен таралып өлгергән.
“Коткаручылар барлыгы 28 кешене йорттан чыгарган, шуларның 18е – балалар, тагын 50 кешене эвакуацияләгәннәр, – диләр МЧСта. – Янгынны сүндергәннәр. Янгын шулай ук ике каттагы электр чыбыкларына зыян салган”.
Янгын сүндерүгә 15 кеше һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын сәбәбе ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru