Иглин районы үзәгендә Ленин урамында урнашкан үзәк район дәваханәсендә 17 март төнендә янгын чыккан. Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр дәвалау бүлегенең чормасыннан ттөен чыгуын күргәннәр. Коткаручылар шунда ук кешеләрне эвакуацияли башлый. Хәвефсез урынга барлыгы 57 кешене алып чыгалар, шула арасында 1 бала һәм 7 үзаллы хәрәкәтләнә алмаган пациент була.
“Янгын өч катлы кирпеч бинаның чормасында ачыкланган, ишеккә ут капкан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 2 кв. м. мәйдандагы янгынны порошоклы янгын сүндергеч белән белән сүндергәннәр”, – диләр ведомствода.
Янгын сәбәбен сынау янгын лабораториясе белгече һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавательләре ачыклаячак.
Чыганак: bashinform.ru