Хәвеф-хәтәр
18 март 2024, 09:17

Коточкыч авариядә машина урталай өзелгән

Караидел районында әле яшәп тә өлгермәгән диярлек ике сабый гомере өзелгән. 

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Республиканың Караидел районында Бөре-Тастүбә-Сатка юлының 134нче километрында шимбә көнне, 16 мартта,  ике бала үлеме теркәлгән коточкыч юл фаҗигасе булган. Авариядә Свердловск өлкәсендә яшәүче 27 яшьлек ханым идарә иткән “Лада Гранта” һәм  Мәчетле районында яшәүче 44 яшьлек ир идарә иткән “Nissan Tiida” машиналары бәрелешкән. “Лада Гранта”ның каршы юл полосасына чыгуы билгеле. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә  “Лада”дагы 5 яшьлек малай һәм 3 яшьлек кыз вакыйга урынында үк үлгән. Руль артындагы хатын һәм аның ике атналык баласын дәваханәгә озатканнар. Ана кеше нык имгәнгән: баш мие селкенгән, ябык баш сөяге-мие җәрәхәте теркәлгән, ике кабыргасы сынган. Иномарка водителенә зыян килмәгән.  

“Башинформ” агентлыгы,  имгәнгән ханымның хәлен сорашып, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының  матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. “Лада Гранта” белән идарә иткән хатын дәваланудан баш тарткан.

“Үзәк район дәваханәсендә аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр, арытба дәваланудан ул баш тарткан. Ул һәм аның ике атналык сабые канәгатьләнерлек хәлдә булганнар”, – дип аңлаталар ведомствода.

Авария турында түбәндәгеләр билгеле.

“Лада Гранта”дагы өч бала да махсус кәнәфиләрдә  арткы утыргычта булган. Авария мизгелендә “Лада” урталай “өзелә”, шаһитлар сүзләренчә,  бәрелү моментында бер сабыйның  башы киселгән. Кыскасы, коточкыч фаҗига. Исән калган сабый турында күлмәктә туган, диләр, аңа зыян килмәгән. Ике водительне дә алкоголь куллану-кулланмау мәсьәләсенә тикшергәннәр, икесе  дә аек булган. Екатеринбургтан балалары белән килүче хатын юлның хәвефле урынында машина белән идарә итүне югалткан, дип фаразлана”, – дип сөйли  вакыйга белән таныш чыганак.

Ходай сакласын. Юлдагылар барысы да исән-имин йөрсеннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас