Ишембай район үзәк дәваханәсенә 85 яшьлек абзыйны китергәннәр. Ул ризыкны көч-хәл белән йота башлаган. Пенсионер сүзләренчә, аның аппетиты югалган, тамагында авырту һәм уңайсызлык тойгысы бар.
“Табиблар авыруны рентгенга төшергән һәм эндоскопия процедурасына юнәлкәннәр. Эндоскопия барышында үңәчнең башыннаң астарак очлы башлы сөякләр ачыкланган. Ят җисемнәрне махсус приборлар ярдәмендә алганнар.
Ят җисемнәр үңәч тышчасына зыян салу шиге булу сәбәпле авыруны арытаба күзәтер өчен хирургия бүлегенә салганнар”, – диләр дәваханәнең матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru