Хәвеф-хәтәр
15 март 2024, 07:32

Коточкыч авариядә дүрт кеше янып үлгән

Фаҗига бүген иртән булган. 

Башкортстанда бүгенге җомга иртәсендә коточкыч юл фаҗигасе булган.

Иртәнге сәгать алтылар тирәсендә М-7 “Волга” автоюлының 1323нче километрында, Уфа районының Чернолесовский һәм Николаевка авыллары арасында Toyota Corolla һәм “Беларусь” тракторы бәрелешкән.

 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, җиңел автомобиль эчендә булган дүрт кеше дә үлгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, “Тойота” белән трактор бер юнәлештә барган. Бервакыт алар бәрелешә һәм җиңел машина кюветка төшеп китә һәм яна башлый. Шаһитлар шунда ук коткаручыларны һәм хокук саклау хезмәткәрләрен чакырта.

“Автомобиль салонында 4 кеше – 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз булган. Кызганычка каршы, аларның барысы да вакыйга урынында җан бирә. Трактор йөртүчегә беренче ярдәм күрсәтелде”, – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән.

Коточкыч фаҗига урынына Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов, тикшерүчеләр һәм экспертлар килгән. Башкортстан прокуратурасы тикшерү барышын контрольгә алган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас