Свердловск өлкәсендә “Екатеринбург-Төмән” трассасының 78нче километрында (Богданович районы) юл һәлакәтендә 7 кеше имгәнгән. Җирле дәүләт автоинспекциясе хәбәре буенча, “Тойота” белән “Хонг Ян” йөк машиналары бәрелешкән. Җиңел автомобиль йөртүчесе, маневрның хәвефсез икәненә инанмыйча, хәрәкәтне юлның уң як кырыеннан башлаган. Нәтиҗәдә йөк машинасы белән бәрелешкән.
Авариядә водитель һәм “Тойота”ның алты пассажиры (икесе – балигъ булмаган яшьтә) дәваханәг озатылган. Йөк машинасы җәрәхәтләнмәгән, ул Чита өлкәсеннән Мәскәүгә җиләк ташыган.
E1.RU мәгълүматы буенча, иномаркада Төмәннән Уфага кайтучы гаилә булган. Водитель – тугыз бала әтисе – ул нык имгәнгән, аннан башка аның хатыны һәм ике баласы, башка пассажирларга да медиклар ярдәме таләп ителгән.
Чыганак: bashinform.ru