Уфада адекват булмаган егет зур тизлектә китеп баручы машиналарга ташланган һәм чак-чак кына автобус астында калмаган. UTV Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, бу хәл Черниковка бистәсендә теркәлгән һәм “Уафнет” камераларына эләккән. Видеоязмада күренүенчә, яшь егет юлга йөгереп чыга һәм машинага тибәргә тырыша, чираттагы “алыш” вакытында ул егыла – чак кына автобус астында калмый. Водитель аны урап уза.
Әмма бу да егетне туктатмый. Ул тора да тагын узып баручы машиналарга ташлана. Күп тә үтми аның янына ир белән хатын килә дә, аны юлдан алып китә.
Видеоны күрүчеләр егет наркотиклар куллангандыр, дигән фикердә. Күп интернет-кулланучылар егетнең шул рәвешле водительләрне “харап итә” язуына ачуланган. Башкалар тәртипсез егетне табып, закон буенча җәзасын бирер өчен, видеорегистраторлары булган һәм шушы хәлне төшереп алган машина йөртүчеләргә язманы ЮХХДИ социаль челтәрләренә җибәрергә киңәш иткән.
Чыннан да Аллаһ сакласын. Тыныч кына китеп барасың ди, ә бер акылсызы машина астына ташлана. Каушавыңнан газ белән тормозны да бутарсың ул очракта.
Чыганак: bashinform.ru