Хәвеф-хәтәр
13 март 2024, 10:38

Картәнисе оныгының гәүдәсен шкафтан тапкан

Гаилә өчен нинди зур кайгы...

Республика шәһәрләренең берсендә  торак йорт фатирындагы шкафта картәни кеше оныгының гәүдәсен кием шкафында тапкан.  “КП-Уфа”ның шәхси чыганагы белдерүенчә, үсмер кыз тәрбияләнгән гаилә әйбәт булган, исәптә-фәлән тормаган.

Әлегә билгеле булуынча, үсмер кыз фатирда  картәнисе һәм апасы белән  яшәгән. Кызларның әтисе командировкада булган, әниләре – вахта буенча эштә. Бүлмәдә үлем алдыннан калдырган язу булган: анда үсмер кыз туганын һәм ахирәтләрен яратуын белдергән, әти-әнисе турында негатив сүзләр язган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү оештырган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас