Хәвеф-хәтәр
11 март 2024, 10:02

Юл уртасына бер хатын йөгереп чыккан... (ВИДЕО)

Нәрсәдер булган инде, бер дә юкка шулай кыланмас иде...

Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

 Бүген М-5 трассасында фуралар тукталышыннан пальтосының төймәләрен  ычкындырган хатын йөгереп чыккан һәм  зур йөк машинасы астында калган.

“Вольво Трак” Нугай поселогына табан юл тоткан. Юлга кинәт  өс киемен ычкындырган кыска чәчле  хатын йөгереп чыга, ул бертуктаусыз кулларын болгый, йөгергәли. Фура якынаю белән башта аңа табан йөгәргәндәй итә, аннары читкә китмәкче була. Бер караганда водитель хатынны урап узарга тырышкандай тоела, әмма ахырда нигәдер (каушавыннан микән? –Авт.), нәкъ юл читенә, хатын торган урынга хәрәкәт итә. Төрле тән җәрәхәтләре белән хатынны ашыгыч ярдәм дәваханәгә алып китә. 

Чыганак: Mash batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас