Хәвеф-хәтәр
11 март 2024, 06:15

Ут чыккан автомойкада ир-ат мәете табылган

Янгын тагын бер гомерне өзде...

Ут чыккан автомойкада ир-ат мәете табылганУт чыккан автомойкада ир-ат мәете табылган
Ут чыккан автомойкада ир-ат мәете табылган

Мәчетле районының  Олы Устьикин авылында автомобильләр юу бинасында янгын чыккан. Ул түбәгә зыян китергән. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 3×4 метр зурлыктагы бүлмәдә ир-ат гәүдәсен тапканнар.

     “Янгын сүндерелде. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе күңелсез вакыйганың барлык шартларын ачыклый”,  - дип  хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

      Соңрак ведомствода ачыклап  әйтүләренчә, ут эчендә шәхси автомойкада сакчы булып эшләгән  1963 елгы ир  һәлак булган. Янгынның мәйданы 225 кв.м тәшкил иткән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас