Хәвеф-хәтәр
11 Марта 2024, 05:34

Ашарга пешергәндә фатирга ут капкан

 35 кеше эвакуацияләнергә мәҗбүр булган. 

Кичә Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Уфаның Батыр урамында урнашкан күп катлы йортта янгын сүндергәннәр.

Коткаручылар килгән вакытта күп катлы йорт подъездында куе төтен булган. Янгын дөрләгән фатирдан МЧС хезмәткәрләре, махсус җайланма кулланып, бер кешене коткарган. 35 кеше үзаллы эвакуацияләнгән.

Нәтиҗәдә  янгын 7 каттагы фатирның  4 кв. м мәйданлык аш-су бүлмәсенә җитди зыян салган. Янгын сүндерүгә 26 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе янгынның ризык әзерләгәндәге саксызлык аркасында чыгуын ачыклаган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас