Хәвеф-хәтәр
10 март 2024, 07:41

Юл уртасында ир-ат нишләп яткан?

Исерекме, әллә берәр өянәккә дучар булдымы икән?

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Стәрлетамакта юл полициясе  кичә төнге уникеләр тирәсендә Салават Юлаев урамында теркәлгән авария нечкәлекләрен ачыклый.  

БР буенча ЮХХДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә,  автомобиль 39 яшьлек ир өстенә барып менгән. Ул 29 яшьлек водитель чакырткан ашыгыч ярдәм килгәнче үк җан тәслим кылган. Водитель сөйләвенчә, ир юлда яткан һәм ул, аны соң күрү сәбәпле,  вакытында тормозга басып өлгермәгән. Машина йөртүче аек булган, җаваплылыктан качарга җыенмаган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас