Чиләбе өлкәсендә Башкортстан чигеннән ерак түгел теркәлгән авария нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган. Авариядә күп балалы гаилә үлгән. Чиләбе өлкәсенең ЮХХДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, иномарка белән идарә итүче 20 яшьлек машина йөртүче хәвефле борылышта (каршы як полосадагы машиналар хәрәкәтен яхшылап күрмичә) икенче автомобильне узарга тырышкан. Нәтиҗәдә ул үз полосасы буйлап хәрәкәт итүче “ВАЗ-21102” белән бәрелешкән.
Авариядә “ВАЗ”дагы гаилә – 42 яшьлек ир, аның хатыны, 7 яшьлек кызы һәм 3 айлык улы – һәлак булган. Могҗиза белән аларның 4 яшьлек улы исән калган, әмма аның хәлен табиблар авариядән соң бик бик авыр, дип бәяләгән.
Коточкыч фаҗига...
Чыганак: bashinform.ru