+20 °С
Дождь
Республикада бер ир янып үлгән. Белорет районының Әзекәй авылындагы торак йортта янгын чыгуы турында махсус хезмәтләргә кичә төнлә билгеле булган. Янгын урынына БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ашыккан.
Ведомство мәгълүматы буенча, янгынны сүндергән вакытта йорт эчендә 1956 елгы ир гәүдәсе табылган.
Янгын урынын БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты инструкторлары тикшерә.
Кызганыч, фотосурәткә күз салганда, агач йорт бик нык зыян күргән.
Чыганак: bashinform.ru