Бүген иртән Уфаның бердәм диспетчер хезмәтенә Цимлянская урамы, 18 санлы йорт тирәсендә Караидел елгасы уртасындагы бозда калган ирнең ярдәм соравы турында хәбәр килә. Вакыйга урынына шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килә.
Хәбәр ителгән мәгълүмат раслана, ярдан 150 метр чамасы ераклыкта ир-ат боз астына төшеп киткән. Коткаручылар аны җылудан чыгара, ярга илтә һәм медикларга тапшыра.
“40-45 яшьләр чамасындагы ир бик каты өшегән һәм елга уртасында нишләвен аңлата алмады”, – диләр ведомствода.
Коткаручылар туңмаган сулыкларга чыкмаска чакыра. Язын боз бик мәкерле, ул аяк астында шыгырдамыйча-нитмичә кинәт ярыла, һәм сез бозның хәвефле өлешеннән борылып китеп өлгермәскә мөмкинсез!
Чыганак: bashinform.ru